ФӘКЫЙРЬ с. гар. 1. 1) Ярлы, мохтаҗ. Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан? Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан? Г.Тукай 2) Сәләмә, иске. --- безнең артта авыл читендәге иң фәкыйрь йорт --- торып калды. Ә.Еники. Ләкин аны артык гади, артык фәкыйрь киемнәре харап итә. Т.Әйди 2. и. мәгъ. 1) Җитешсез тормышта яшәгән, мохтаҗ, ярлы кеше. Фәкыйрьнең дусты – кояш. Әйтем. Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың, аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың. Г.Тукай 2) фәкыйрегез Сөйләүченең үзен телгә алуы; хадимегез. Әниебез өч бала били: Зәйнәп исемлесе бик бәләкәй чакта ук дөнья куя; апам Фәүзия исән-сау; без фәкыйрегез, шыгырдап алгаласа да, яши бирә. К.Миңлебаев 3. рәв. мәгъ. Ярлы, мохтаҗ хәлдә. Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды; күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы. Г.Тукай. Әйе, без фәкыйрь яшәдек. А.Расих |