ФӘКЫ’ЙРАНӘ рәв. гар. 1. 1) Ярлыларча, ярлылар кебек, ярлылар рәвешендә. Дәхи ят кеше янына --- кергәндә җиһазым булмаса, кием-салым фәкыйранә булса, халык арасында хур-фәкыйрь күренермен, оялырмын, дип куркып егълыймын. К.Насыйри

2) Түбәнчелек белән, баш иеп. Әле кичәге көндә генә «Совет әдәбияты» журналының авыр һәм куркыныч ишекләре янында хәер эстәп йөрүче ятим бала сыйфатлы фәкыйранә оялуда басып торды. Ф.Яхин

2. с. мәгъ. Түбәнчелекле, түбәнчелек белән сораган. Олуг хан, вәгъдә бирдең син: фәкыйранә теләгемне тәмам бирмәкче булдың бит бөтенләй үз теләгеңдәй. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә