ФӘ’КАТЬ терк. гар. 1. Бары, тик, бары тик. Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын. Г.Тукай. Фәкать краннардан берән-сәрән тамган тамчыларның тавышлары гына бу тынлыкка үзе бертөрле эчпошыргыч хәят бирә иде. Ф.Әмирхан 2. кис. мәгъ. Бары, бары тик, тик, кына. Әмма хәзерге чорда кешенең көче фәкать акчада гына икәнне белеп алган Хафиз. Ә.Фәйзи |