ФӘГАЛИЯТ и. гар. 1) Эшчәнлек, эшлеклелек. Менә шул фәгалият, шул эш арасында, җитмәсә, Муса әфәнденең үзе ята торган караватында мин авырып, йөткереп, гадәт буенча папирос тартып ятам. Г.Тукай. Ризаэддин хәзрәт «Шура»дагы мәкаләләре вә кыйммәтле «Асар»ы илә элекке вә соңгы милли тарихыбызда әһәмиятле урын тоткан аерым шәхесләр вә аларның фәгалиятләре илә таныштырды. Г.Шәрәф 2) Активлык. Авазларны чыгаруда фәгалият шул ике әгъзада [ирен һәм телдә] булып, теш һәм каты аңкауның катнашуы, үзләре тик торган хәлдә, тегеләргә ярдәм итүдән генә гыйбарәттер. Җ.Вәлиди ◊ Фәгалияткә чыгару Эшкә, тормышка ашыру, гамәлгә кую. Боларны фәгалияткә чыгарыр өчен – милләт тарафыннан ышаныч казанган кешеләрнең идарәсенә бирер өчен – милли бер фонд әзерләү кирәктер. Г.Исхакый |