ФАЯНС и. ит. 1. 1) Югары сыйфатлы савыт-саба ясау өчен, үзенчәлекле составка ия булган балчыкка гипс һ.б. катнашмалар кушып әзерләнгән ак яки төсле масса. Бу [пластмасса] эшләнмәләр җиңел һәм коррозиягә чыдам, фаянс һәм чуенга караганда арзанрак. Төзү материаллары 2) Шул массадан ясалган һәртөрле әйберләр. Фарфор һәм фаянс залларында гарәп сүзләре, гарәп җөмләләре белән бизәлгән Иран савыт-сабалары музейчыларны үзләренә тарталар. Г.Гобәй 2. с. мәгъ. Шул массадан яндырып, ялтыратып ясалган. Чи йомырканы сытып, сарысын фарфор яки фаянс савытка салалар да, тоз сибеп, махсус туглагыч яки калак белән бик яхшылап туглыйлар. Йорт эшләре |