ФАЭТОН и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә Кояш илаһы Гелиосның утлы экипажы (аның улы атасыннан шул экипажны сорап ала да бөтен дөньяга янгын чыгара яза, шуның өчен Зевс аңа яшен ата). Күкләрдән илаһның иңдергән яшенле фаэтоны түгел лә. З.Мансуров 2) Дүрт тәгәрмәчле, өсте ачылмалы җиңел экипаж. Чалма-чапаннарын киеп, әзерләнеп торган ишан хәзрәтләре, яшел таягын алып, ашыкмыйча гына фаэтонга чыгып утыра. Ә.Еники. --- көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, тарантас-мазар гына да түгел, фаэтон җигелгән, ат башында куе кара сакаллы кучер утыра. К.Миңлебаев 3) Ян-яклары алына торган кузовлы, өсте ачылмалы җиңел машина . Сезнең фаэтон сарайда калды, командир иптәш, Мостафин аның ачкычын кесәсенә салып киткән. Ш.Усманов. Фаэтонда җилдерү |