ФАШЛА’У ф. сир. к. фаш итү. Бабич үзен үткен телле, күзәтүчән, бәяне төгәл бирүчән сүз остасы итеп таныта, Салтыков-Щедрин әкиятләрендә кулланган үтергеч, саркастик фашлау чалымнары күренгәндәй була. Т.Галиуллин. Китаплар да кешеләр кебек бит: Юк-бар әдәмгә серне ачмыйлар. Баш имичә җәллад балтасына, Тираннарның йөзен фашлыйлар. Ә.Синугыл-Куганаклы

Фашлый төшү Тагы да ныграк, ачыграк итеп фашлау. Вәлетдин, тыңкышлыгын фашлый төшеп, танау эченнән җырлап җибәрде. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә