ФА’Ш ИТҮ ф. 1) Билгесезлекне, әлегә хәтле сер булып саналган нинди дә булса эшне, хәлне башкаларга белдерү. Боларны сөйләгәч, Гөлбикә, йомшак дустанә бер үпкә белән, Сәхипнең аның хакында бер хикәя язуы, театрда да укырга теләве хакында халыктан ишеткәнен сөйләде, исемемне дөньяга фаш итә язгансың, дип, үпкәләвен аңлатты. Г.Ибраһимов. Таһир белән Зөһрә хәлләре фаш ителгән халык телендә. Ф.Бурнаш 2) Берәрсенең начарлыгын, усал ниятләрен, планнарын тоту һәм ачып салу. --- суд залында да синең кабахәтлегеңне фаш итәргә әзерләнүемне белдереп язам. Г.Минский. Аның башак урларга килгән каракларны күрәсе, күреп фаш итәсе килгән иде. Г.Гобәй |