ФА’Ш БУЛУ ф. 1) Ачылу, беленү, дөньяга чыгу, билгеле булу. --- мәктүп --- башка берәүнең кулына төшәчәк тә, бөтен дөньядан яшереп килгән мөкатдәс дуслык дөньяга фаш булачак... Г.Ибраһимов. Чын идеме ул, әкият идеме, тик ул хәбәр минем аркылы шул ук көнне бөтен малайларга фаш булды. М.Әмир

2) Тотылу, яман ягы белән ачылу. Берничәсе, үзенең яшерен эшләгән пычраклыгының матбугатка фаш булу ихтималыннан куркып, миңа ерактан кул кушырып сәлам бирә торган булдылар. Г.Ибраһимов. Мидхәт, гаеп эш кылганда фаш булган адәм сыман, җайсызланып калды. Д.Гайнетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә