ФАЦЕ’ЛИЯ и. лат. бот. Кыярчалар семьялыгыннан кылсыман төкләр белән капланган туры сабаклы, зәңгәр яки алсу зәңгәр бөтеркә чәчәкле, нектарга бай баллы үсемлек. Фацелия чәчергә җир калмады, юкә чәчәк атканчы, кортларга шикәр комы бирегез. Г.Бәширов. Бушап калган түтәлләргә горчица, фацелия, арыш ише сидератлар чәчеп куярга мөмкин. Сөембикә |