ФАХИШ с. гар. 1. 1) Азгын, бозык, уйнашчы, җенси тотнаксыз 2) Чиктән чыккан, дөреслеккә туры килмәгән. Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Г.Тукай. --- безнең төбәктәге гади мөселманнар һәртөрле әкиятләрне һәм фахиш уйдырмаларны риваять дип кабул иткәлиләр. А.Тимергалин 2. и. мәгъ. 1) Азгын, бозык, уйнашчы, җенси тотнаксыз ир кеше. Болар – бер сынык икмәк өчен үзләренең нәфис тәннәрен сатып, очраган һәрбер фахишнең кочагына атылырга мәҗбүр булган, Ходаның мәзлум бәндәләре. Г.Ибраһимов. Арада угрылар, җан кыючылар, фахишләр, мөртәтләр дә бар иде. А.Гыйләҗев 2) Дөрес булмаган, дөреслеккә туры килмәгән әйбер. Бу заман язучыларының хатаи фахишләреннәндер ки, булды урынына улды язалар. К.Насыйри |