ФАТИХА и. гар. 1) Коръәннең беренче сүрәсе. Намазын ул булдыра алган кадәр тиз тота, сүрәи «Фатиха» янына бик кыска сүрәләр генә куша. Ф.Әмирхан 2) Руханилар, ата-ана, остаз яки шулар кебек үк якын кешеләрнең рәсми ризалыгы, изге теләктәшлеге, хуплавы, эшнең яки юлның уңышлы тәмамлануы өчен рухи шарт. Инде, бер-ике адым атлар-атламас, Оренбур өязеннән дә үтә алмый шушы авылда бикләнеп калсам, атамның үзеннән дә, малыннан да, фатихасыннан да ваз кичеп чыгуымның күпме генә әһәмияте кала? М.Фәйзи. Ә бит, чыдамлык белән сабырлык – фатихага бәрабәр, дигән китап. М.Хәсәнов 3) Рөхсәт, хуплау; ризалык, бәхиллек. Бик озын фатиха биреп, шәкертләрне озатып, яңа тормышка чыгарып җибәрде. М.Гафури. Барырга кирәк, кызым, дәү әтиеңнең фатихасын алырга кирәк. Ә.Еники ◊ Фатихада булу Теләп тору, кемгәдер теләктәшлек күрсәтү. Шулай фатихада бул инде, әби. М.Фәйзи. Фатихада тору к. фатихада булу. Фатихада торыгыз инде, хәзрәт. М.Галәү |