ФАТИРЧЫ и. 1) Фатирда торучы, квартирант. Ачлыкка бәйләнешле бары ике эпизод кына хәтердә калган: берсе аның – безнең аскы катта яшәүче фатирчы бабайларда алабута икмәге ашап карау ---. А.Расих. Яңа фатирчы – фрау Берна өчен ят бер дөнья, шунлыктан аның белән ныграк кызыксынуы табигый иде. Т.Әйди

2) Фатир төшерүче, торак хуҗасы. Фатирчы бер карт руска барып төштек. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә