ФАТИРДАШ и. Бер-беренә карата: бер фатирда, бергә яшәүче кешеләр, өйдәш. Аның тынгысыз фатирдашы дөрес әйтә шул: кайгы-хәсрәт үз юлыннан, ә тормыш – үз сукмагыннан шул кайгы юлына үрелеп бара бирә. К.Нәҗми. Агроном абый фатирдашы Актәпине ишегалдына куып чыгарган да идәнне иңләп-буйлап тартмалар тезгән. Н.Гыйматдинова |