ФАТИР и. фр. 1) Милекнең иясе булган хуҗа тарафыннан вакытлыча тәкъдим ителгән бүлмә, почмак, торак. Инде ике көн булды, фатирга акча бирмисең, дип, самавыр да бирмиләр. Г.Камал. Унике сумга бүлмә алып фатирга кердем, шул хак исәбенә хуҗабикә керләремне уа, урын-җирне карый һәм һәр көнне өч тапкыр кайнар аш ашата иде. А.Расих

2) сөйл. Квартир. Бүгенге көндезге сәхәр Кәрим фатирында буласы, шунлыктан, ул, иртәдән үк, үзенчә кунаклар каршыларга әзерләнә башлый. Ф.Әмирхан. Минһаҗ абзыйның фатиры яхшы җиһазланган: тормыш итәр өчен бөтен мебеле, йорт әсбаплары бар. Т.Әйди

Фатирга кертергә була Размеры туры килмәгән, артык зур, буш, иркен (кием-салым тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә