ФАСЫЛ и. гар. 1) Бүлек, кисәк. Мин грамматикада «өч токым» дигән гаҗәеп бер фасыл күрдем. Г.Тукай. [З.Вәлиди әсәрендә] Хосусан мөәллифнең уйгурлар вә магуллар дәверендәге мәдәният (мәгариф вә әдәбият) турындагы фасыллары тулы вә яхшы язылган. Г.Шәрәф 2) Ел вакыты, сезон. Ел тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер: яз, җәй, көз, кыш. Г.Тукай. Тикшерми яз, көз фасылын, киядер киемнең асылын, белмидер үзенең нәселен безнең бай балалары. Ш.Мөхәммәдев 3) Сезон, чор, мәүсим, период. Әмма аннан соңгы дәвердә тарих куласасы төрле фасылда әйләнеш кичерде. Казан утлары. Яңа иҗат фасылын театр өр-яңа тамаша – «32 нче март» дигән бик мавыктыргыч исемле спектакль белән ачып җибәрде. Мәдәни җомга |