ФАСОНЛЫ с. 1. 1) Модага туры килгән, модалы, яңа модель, өлге белән тегелгән, эшләнгән. Тик менә манекеннарның фасонлы киемнәрне төнлә күрсәтүе гаҗәп. Н.Гыйматдинова . Ул итек бик фасонлы иде, аның куныч очларында шнурлары да бар. А.Расих 2) Билгеле бер форма биреп эшләнгән, калыпка салынган, үрнәк шаблон буенча ясалган . Цехка килгәч тә тәкъдим ителгән фасонлы кискеч иде ул. Н.Хәсәнов. Һәр кечкенә күлне көзге итеп, үз-үземә сокланып, фасонлы замоклы вельветны карап үтәм. Ш.Шәйдуллин 2. рәв. мәгъ. Төрле фасон, өлге белән. Фасонлы кою |