ФАСОН и. фр. 1) Өс һәм аяк киемнәре тегү өчен мода үрнәге, модель, өлге. Менә шул материядән үземә кием өчен фасон эзлидер идем. Ф.Сәйфи-Казанлы. Мәскәүдәге туганнары биреп җибәргән иске күлмәкләрне әүвәл сүтеп ташлый – өлгеләрен ала, фасоннарын өйрәнә дә, соңрак шундый итеп күлмәк тегә. Р.Камалетдинова

2) күч. Тышкы кыяфәт, килеш-килбәт. Вагон тәрәзәсеннән карау белән, ярым немец, ярым француз фасонында Латвия солдатлары күренәләр. Г.Гобәй. Егет алар: фасон шәп, төрле фәннән ора гәп. Г.Кутуй

3) күч. Билгеле бер рәвеш, форма, тәртип. Зур услуга күрсәткән фасон белән нарком иптәшләргә илтеп бирде. Г.Гали . Большевиклар яңа фасон чыгарганнар. Г.Бәширов

Фасон китерү к. фасон саклау. Фасонын тәмам китерер өчен, ул ап-ак кулъяулыгын чыгарып, болай да чиста пыялаларын сөрткән булды. Т.Әйди. Фасон өчен Купшылык, көязлек, тышкы кыяфәт өчен. Сөйсәң дә болай гына, өстән-өстән генә... фасон өчен... вакыт уздыру өчен генә сөй. Р.Ишморат. Фасон саклау 1) Модалы киенү, һәрвакыт модага ияреп бару; 2) Бөтен таләпләренә туры китереп үз-үзеңне тоту; сер бирмәү. Фасон тоту сөйл. Кәттә кылану, эреләнү, тәкәбберләнү. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә