ФАСИКЪ и. гар. 1. 1) дини Аллаһның әмерләренә буйсынмаган, ләкин үзенең мөселманлыгын таныган гөнаһкяр кеше

2) Азгын, әхлагы бозык кеше. Һәр билсез, кыска киемлене дә фасикъ, азгын дип хөкем итәргә тиеш түгелдер. Г.Тукай. Габделгазиз – Казанның мәшһүр бай угылы, фасикъ, вөҗдансыз, әхлаксыз, фисыкны мәсләк иткән егет. Г.Исхакый

2. с. мәгъ. Бозык, азгын. Бик күп фасикъ муллалар аның акчасына донос кантурлары ачтылар. Г.Исхакый. Ах син, фасикъ җан, яшь хуҗабикәм артыннан сөйрәлдеңме? Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә