ФАРЫЗ и. гар. 1. 1) дини Шәригать хөкемнәре арасында мөселманнар өчен үтәлүе мәҗбүри, үтәлмәве гөнаһ саналган эш, гамәл. --- иман шартындагы кырык фарызны ятлаудан да авыр булды. М.Гафури. Бетте, бетте, [намазның] фарызын укып бетердем, Алла кабул итсен. Г.Бәширов 2) күч. Үтәлүе мәҗбүри гамәл, бурыч. Бу эш хакында Җаббар үз өстенә йөкләтелгән бер фарыз шикелле итеп тырышты. Г.Ибраһимов. Кытай халкында йөз тоту – байлар өчен дә, ярлылар өчен дә бердәй фарыз. Г.Ахунов 2. с. мәгъ. Шәригатьтә үтәлүе мәҗбүри булган, үтәлмәве гөнаһ саналган (эш, гыйбадәт һ.б.ш.). --- фарыз гамәлләрне үтәргә кирәк. М.Гафури 3. хәб. функ. Тиеш, мәҗбүр. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. В.Имамов. Аның [Ибраһим Салаховның] тавышын ишетү безнең яшьләребезнең һәрберсенә фарыз. Б.Рәхимова ◊ Фарызын гына үтәү Эшне өстән-өстән генә башкару, формаль якларына гына игътибар итү |