ФАРФОР и. фар. 1. 1) Савыт-саба ясау өчен әзерләнгән югары сортлы ак балчыкка (каолинга) өстәмә материаллар кушып ясалган катнашма. Төрледән-төрле товар, әфлисун-лимон арасында, фарфордан, пыяладан, яшел лак йөгерткән кызыл балчыктан ясалган савыт-саба бихисап булыр иде. Р.Мостафин. Чехия бик күптәннән инде югары сыйфатлы графиты һәм фарфор җитештерү өчен кирәкле үзле балчык – каолины белән дан тота. Чит илләрнең экономик географиясе

2) Шул материалдан ясалган әйбер, савыт-саба. Фарфор һәм фаянс залларында гарәп сүзләре, гарәп җөмләләре белән бизәлгән Иран савыт-сабалары музейчыларны үзләренә тарталар. Г.Гобәй. Венеция пыялалары да, Кузнецов фарфоры да, җил себереп алгандай, юкка чыга торды. Р.Мирхәйдәров

2. с. мәгъ. Шул материалдан ясалган. Мәскәү күргәзмәсендә Саимәгә --- фарфор чынаяклар бүләк иттеләр. М.Мәһдиев. Пионино өсләренә тезеп куелган фарфор сыннарны, бәллүр вазаларны тамаша кылды. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә