ФАРТ и. нем. Уңыш, бәхет. Акмал әкәне, бәлки, демократия йөгәнсезлегендә җәфа күргән кеше дип, төрмәдән дә коткарырлар, пенсия дә билгеләрләр, әмма моннан ни фарт – акчасыз, досьеларсыз, тән сакчыларысыз ул инде хан түгел дә түгел! Р.Мирхәйдәров ◊ Фарт килү Бәхеткә туры килү, уңай килү, эш уңу. Фарт килсәме? Фарт килсә, бер сәгать эчендә купис буласың. Г.Бәширов. Фарт чыгу Бәхеткә ирешү, теләкләр үтәлү. – Мин байтак җирләрдә булдым, – диде ул, – тик миңа фарт кына чыкмады. А.Расих |