ФАРСЫ’ЧА рәв. 1. Фарсы телендә. Попугай сүзен тәмам кылгач --- бүдәнә, мәйданга чыгып, фарсыча сөйли башлады. Ш.Мөхәммәдев. Төркестан якларында күп йөргән Фатих алар белән фарсыча сөйләп җибәрде. Ш.Усманов 2. с. мәгъ. Фарсы телендәге. Кәләпүш – фарсыча сүз: кәлә – «баш» мәгънәсендә, пүш – «япмак» мәгънәсендә; «баш капкачы» дигән кебек була. К.Насыйри. Миннән фарсыча игъланны яттан укыта иде. М.Галәү |