ФАРС и. лат. 1) Көнбатыш Европада урам халык театрының көнкүреш-сатира эчтәлекле төре. Әлеге әсәр – большевиклар хакимиятенең --- аянычлы хәлен фарс рәвешендә ачып бирү омтылышы. Ф.Галимуллин 2) XIX–XX йөзләрдә җиңел эчтәлекле комедия, водевиль. Бу авыру басылыр-басылмас торганда, үткән сезоннан башлап, --- фарслар сериясе дөньяны каплап алды. Ф.Бурнаш 3) күч. Тупас шаяру, шамакайлану. Милләтнең көче кая сарыф ителгәнен болгарчылар мисалында күп елларга сузылган мәгълүм фарс ачык күрсәтә. Р.Хәким |