ФАРИСЕЙЛА’РЧА рәв. 1. Фарисейлар сыман, фарисейларга хас булганча. Барысы да фарисейларча ясалып, ак җепләре күренеп торган итеп эшләнде. Ф.Хөсни. --- урыс авылының көтүен көткән шагыйрьне иҗат командировкасыннан кайткандай итеп күрсәтүгә гаҗәп-хәйран калмыйча мөмкин түгел. Бу хәтле дә фарисейларча ялганлап маташу кемгә, ни өчен кирәк булды икән?! Ә.Еники 2. с. мәгъ. Фарисейларга хас булган, фарисейлар кебек, икейөзле. Бу – партияне һәм эшчеләр сыйныфын алдауга исәпләнгән ялган, фарисейларча платформа иде. КПСС тарихы |