ФАРВА’ТЕР и. голл. махс. Суднолар йөрү өчен маяк куелган куркынычсыз су юлы. Дөньяның теләсә нинди океаннарында һәм диңгезләрендә рәхәтләнеп йөрүче безнең гүзәл «Җәлил»ебез портның бу тар фарватерында үзен бик кысан тоя. Р.Мостафин. Судно куркынычлы фарватердан бара, ул [капитан], күперчекне калдырып китә алмыйм, ди. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә