ФАРА’З КЫЛУ ф. к. фараз итү. Ә, ягъни мәсәлән, фараз кылдык, бозавы ни хәлдә, бозавы? К.Тинчурин. Китте шикләнү, китте юраулар, фараз кылулар, күрәзәлек, табышмак чишүләр. А.Гыйләҗев. Эш җан саклауда гына да түгел, бәлки аларның монда ышаныч казануы татарның гомум язмышына да уңай тәэсир итәр, дип фараз кылды. Т.Әйди |