ФАРАЗ и. гар. 1) Ният, уй, фикер. Ул яңа мәдрәсәле бер шәһәргә барып керде дә, үзе шунда торып, «читтән тыңлаучы» сыйфаты илә дәресләргә йөргәләргә кереште һәм атасына Мысыр һәм Гарәбстан ягына китү фаразы барлыгын язды. Г.Ибраһимов

2) Чама, исәп, гипотеза. Хыянәттән, тугрылыксызлыктан шикләнгән күңел әллә нинди сурәтләр, фаразлар тудыра иде. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә