ФАР и. фр. Транспортның алгы (кайчакта арткы) өлешенә юлны яктырту өчен урнаштырылган яктылык чыганагы һәм аны чагылдыргыч батынкы көзгедән гыйбарәт фонарь. Тракторның фарлары яктырта кырда парлап. Р.Харис. Сары машина фарында, җилкапка шыгырдавында, көз сары яфраклардан иңгән хәтердәге исемнәр кебек. С.Гәрәева |