ФАНФА’РА и. ит. муз. Тантананың башлануын хәбәр итә торган музыкаль фраза, сигнал һәм шул сигналларны уйный торган озын җиз торбалы, тынлы уен коралы. Быргычылар быргы уйный, яңгырый фанфаралар. Г.Хуҗиев. Фәрештәләр бии фанфарага – туктар микән бу туй өч көннән?! З.Мансуров |