ФАНТОМ I и. гр. кит. 1) Гадәттә кеше хыялында тудырылган гаҗәеп куркыныч күренеш, өрәк. Мәрхүмнәргә охшаш кешеләр фантом, өрәк рәвешендә уйламаганда күз алдына килеп басарга мөмкиннәр. Татарстан яшьләре 2) мед. Күрсәткеч әсбап буларак кулланылган, табигый зурлыктагы кеше гәүдәсе яки аның аерым әгъзалары модельләре 3) Шул исемдәге маркалы Америка хәрби истребитель очкычы. Шулай да кайбер очракларда бик нык коралланган «Фантом» бомбардировщиклары Төньяк Вьетнамның башкаласы Ханойга кадәр үтеп керәләр. Р.Ибраһимов |