ФАНТА’СТИКА и. гр. 1. 1) Әдәбият, кино, рәсем һ.б.ш. сәнгать төрләрендә чынбарлыкны хыялый җирлектә сурәтләгән иҗат алымы. Вагнерда, чыннан да, фантастика күп, композитор легендаларга таянырга ярата. Т.Әйди

2) Буш, коры хыял, уйдырма. Бу фантастика түгел, версия, ә ул тәҗрибәгә килеп бәйләнә. Р.Мөхәммәтҗанов

2. ы. мәгъ. Гаҗәпләнүне, хәйран калуны белдерә. Фантастика, зур шәһәрдә аны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың, ә биредә – кемгә кирәк ул? Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә