ФАНТА’СТИК с. 1) Фантастика өлкәсеннән, фантастикага нигезләнгән. Авыз-шигырь иҗатының фантастик геройлары Тукай уенда да калмый ияреп йөриләр. Г.Нигъмәти. Юк, нигә бу космос турында фантастик кинолар төшерүче режиссёрлар безнең авылга килеп китмәделәр икән? И.Сирматов 2) Бик гаҗәп, әкәмәт, тылсымлы, хыял белән күпертелгән. Күп кенә легендаларның нигезендә чыннан да булган, әмма хыял тәэсирендә үзгәртелгән вакыйгалар ята, ә менә бу легенданың сюжеты да, образлары да, фантастик төсмерләре дә юк. Р.Мостафин. Ак болытлар океанында – бер әкияттә дә тасвирланмаган әллә нинди фантастик сурәтләр. Р.Хисмәтуллин 3) Буш, кеше ышанмаслык ялган, уйдырма. Ләкин, күпмедер вакыт узгач, хәлләр үзгәреп киткәч, әлеге тузга язмаган фантастик гаепләүләр тагын да дәһшәтлерәк булып калкып чыгачак. Д.Шәрәфетдинов 4) Гаҗәеп, бөек, грандиоз . Кыйссада сәүдәгәр хезмәте авыр, хәтәр, әмма мавыктыргыч, маҗаралы, фантастик табышлы кәсеп итеп күрсәтелә. Татар әдәбияты тарихы. Фантастик планнар 5) Гаҗәеп күп, исәпсез. Әсирлеккә үз иреге белән төште, дип теркикме? --- югыйсә әсирләр бик күп, фантастик санда күп, барысына да ашамлык җиткерә, тиешле табиблык ярдәме күрсәтә алмыйбыз. Т.Әйди |