ФАНТАСТ и. гр. 1) Фантазиягә бай, хыялланырга яратучы кеше. Шундый чакта син – тылсымчы, кыю фантаст. Йөрәгең аша чор-гасырлар эфир булып исә. Син балаң гасырында. Р.Харис 2) Фантастик әсәрләр язучы. Бөтенләй башка телдә укып «кеше булган» дөнья күләмендә данлыклы вулконолог Һарун Таҗиев, галим, әдип-фантаст Айзек Әҗимов, дөнья балеты сәнгатен яңа баскычка күтәргән Ковент-Гарден король балетының балетмейстеры Рудольф Нуриевлар турында татар халкы әле шушы көнгә кадәр хәбәрдар түгел диярлек. М.Юныс. Америка фантасты Р.Хайлапны ФБРга чакыртып сорау алалар. Кызыклар дөньясында |