ФАНТАСМАГО’РИЯ и. фр. 1) Кешенең төрле халәтендә күз алдына килгән әкәмәт күренешләр. --- акылына зыян килгән кеше тарафыннан күрелгән күренешкә охшаган фантасмагория – В.Якимовның «Тәрегә кадакланырга ашкынучылар» картинасына, сюрреализм стиле И.Хановның «Җәбраил» әсәренә хас. К.Гыйззәтов. Менә шушылардан [реаль чынбарлык һәм автор фантазиясе аша] еш кына төрле балкыштагы гаҗәеп фантасмагория барлыкка килә. Казан утлары 2) иск. Оптик җайланмалар ярдәмендә тудырылган фантастик шәүләләр 3) күч. Юк-бар идеяләр, буш фантазияләр. Катып калган фикер һәм авторитетларны аллалаштыру нәтиҗәсе булган фантасмагория иде бу. Р.Хәкимов |