ФАНТА’ЗИЯ и. гр. 1) Гаҗәеп уйлап табуларга сәләтлелек, фикерләү киңлеге. Халыкның --- киң фантазиясеннән туган бер хикәядер. Г.Тукай. Юмартның фантазиясе бай түгел, хәзинәдә ни бар, шуны бирә ул сиңа. Ләкин саранның фантазиясе – төпсез упкын. М.Мәһдиев 2) Буш, коры хыял. Бәлки вак милекченең фантазиясен генә сыйдыра алырлык икенче бер хыял катышу хисе бар. Г.Нигъмәти. Әйтергә кирәк, йөгәнсез фантазия. Г.Бәширов 3) Уйдырма, тормышта булмаган гаҗәеп хәлләр, эшләр. Ул чакның тук һәм тыныч шартларында, тулаем тормыш көн саен гел яхшыга үзгәреп торганда, бу [зур дөнья сугышы кабыну хакындагы] куркынычлар фантазия генә булып тоелса, менә хәзер инде без шуларның реаль гәүдәләнеш ала баруына шаһит булдык. З.Мифтахов 4) Буш сүз, имеш-мимеш. Кайчагында Газиз абыйлар өендә куян пилмәне ашап, әчеткән бал белән сыйланганнан соң, Шакай белән Газиз, кәефләнгән хәлдә мәдрәсәгә кереп, куян ату вакыйгаларын әллә нинди фантазия һәм ялганнар катыштырып сөйлиләр. Ш.Камал. Бәлкем, чыннан да, Казан хәзинәсе турындагы хәбәр-язмалар фантазия җимеше генәдер, бәлкем, ул бөтенләй булмагандыр. Сөембикә 5) Хыялда гына булырга мөмкин, сөйләп аңлатып бетерә алмаслык хәл, вакыйга, халәт. Кайнар аш, куе чәй дигәнең җәннәт сые, фантазия иде. Б.Камалов 6) муз. Ирекле формада язылган музыкаль әсәр, экспромт, импровизация. Аның иң беренче музыкаль әсәре, мәсәлән, ике казах халык көенә нигезләнеп язылган фортепиано өчен фантазия. Безнең гәҗит |