ФАНТ и. нем. 1) Шобага салынган әйберләрдән кемнең әйбере килеп чыкса, шул кеше башкалар кушкан берәр эшне үтәүдән гыйбарәт җырлы-биюле уен. Уеннардан «Фант», «Ватык телефон», «Күперле», «Йөзек салыш», «Өчле бию»дә актив катнашты алар. Заман сулышы 2) Шул уенда катнашучылардан шобага салу өчен алынган әйбер. Фантны, гадәттә, уен шартын үти алмаган кешедән алалар. Җырлы-биюле уеннар. Уенның шарты буенча, егеттән фант алырга тиеш иделәр. Казан утлары 3) Шул уенда шобагасы чыккан кешегә кушылган эш |