ФАНИЛЫК и. 1) Фани ( 1 мәгъ.) булу, вакытлы, уза торган булу. Дөньяның фанилыгына ышанмыйча, якын кешесенең каберенә көн саен килеп, сәгатьләр буе тере кеше белән сөйләшкәндәй елап утыручылар. Н.Гариф. Ә яшәеш барыбер фанилыктан бакыйлыкка таба хәрәкәт итә. Н.Сафина 2) Бу дөнья. Фанилык белән мәңгелек арасында өзлексез кыйралыш барган. М.Кәрим. Ширияздан ага Сарымсаков, Бату ага Мөлековлар, фанилыкны калдырып, бакый дөньяга күчтеләр. Казан утлары |