ФАНИ с. гар. 1) Тиз уза, үзгәрә торган, кыска вакытлы. Кулымны селтәдем фани җиһаннан, авызда папирос, алдымда сыра. Г.Тукай 2) Дөньяви, ахирәткә капма-каршы буларак, бу дөньяга караган, бу дөнья белән бәйле булган. Сез фани дөнья өчен ата-ана күңелен рәнҗетүдән курыкмыйсыз. Ф.Әмирхан . Ихтимал, бик сирәк очракларда гына аерым кеше, ниндидер фани исәпләрдән чыгып, «исемен» үзгәрткәндер. Ә.Еники ◊ Фани дөньядан бакый дөньяга күчү Үлү, вафат булу. Мөселманнарда үлү юк бит ул, күчү генә бар – фани дөньядан бакый дөньяга күчү бар. Г.Гыйльманов |