ФАНЕР и. нем. 1. Агачны ярып эшләнгән юка пластиналарны бер рәт аркылыга, бер рәт буйга кат-кат ябыштырып әзерләнгән төзелеш материалы. Яшел Үзән заводыннан --- фанер, пластмасса, идәнгә җәяргә паркетлар да алып килгәннәр иде. Г.Ахунов. Фанердан бүлеп эшләнгән, бер үк вакытта кухня булып та саналган бу тар гына аралык ут янмаганга караңгы иде. Г.Минский 2. с. мәгъ. Шул материалдан эшләнгән, шул материалдан торган. Киндер алъяпкычлы берәү, кереп, тәрәзәнең коелган пыялалары урынына фанер такта кадакларга тотынды. А.Алиш. Һәм, чыннан да, март азакларында укытучылыктан сөрелгән әти, сары төстәге зур фанер чемоданын өстерәп, яңадан өйгә кайтып керде. А.Расих |