ФАНА’ТИКЛАРЧА рәв. 1. Фанатикларга хас булганча, фанатиклык сыйфатларын алып. Бертай әкә улының джаз белән фанатикларча мавыгуын өнәп бетерми. Р.Мирхәйдәров. Үземә күпләп өелгән партия поручениеләрен алны-ялны белмичә, фанатикларча үтәргә тырыштым. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Фанатиклар сыман, фанатикларга охшаган. Дөньяда үз эшенә фанатикларча гашыйк кешеләр генә бәхетле була ала. М.Мәһдиев. Фанатикларча диндар француз кызы Луиза Латоның чиркәүдә, Гайса газаплары көнен бәйрәм иткәндә, аяк-куллары кадакланган пәйгамбәрнең җәрәхәт урыннарындагы кебек канлы яралар барлыкка килгән. Кызыклы психология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә