ФАНА’ТИК II с. 1) Үз карашларына, диненә артык инанган, башкалардан да шуны ук таләп итә, аның белән бер фикердә булмаганнарга түзми торган. Аны [Баязитны] Каргалының биш йөз шәкертле, кара, надан, фанатик мәдрәсәсенә салалар. Г.Ибраһимов. Фанатик Казан татарларының тискәрелеген җиңеп ачылган Русско-татарская школада авторитетлы татар укымышлыларыннан беренче булып эшләүче кем иде? – Мәрҗани. М.Госманов

2) Үз идеяләренә, хезмәтенә үтә бирелгән. Шуңа күрә минем тормышта фанатик врач булуым сезгә гаҗәп тоелырга тиеш. Ф.Әмирхан. Мәҗит Зәйнуллин – һәртөрле иҗади идеяләр белән янып йөрүче, мавыгучан, фанатик кеше. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә