ФАНА’ТИК I и. лат. 1) Үз карашларына, диненә артык инанган, башкалардан да шуны ук таләп итә, янәшәсендә аның белән бер фикердә булмаганнар белән тыныч яши алмый торган кеше. Габдулла аңа бер сүз дә төшендерә алмады, фанатик кызганнан-кыза барды. Ә.Фәйзи. Ул инде яңадан тәрбияләнә алмаган һәм деспотка, диндар фанатикка һәм, җае чыкканда сылтау табып, эштән баш тартучы бер ялкауга әверелгән. Кызыклы психология

2) Үз хезмәтенә, идеяләренә, карашларына чын күңелдән бирелгән зат. Галим – әнә аталы-уллы Арбузовлар, Камайлар. Үз эшләренең фанатиклары. М.Мәһдиев. Алай да сез бик үҗәт кеше, фанатик. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә