ФАМИЛЬЯР с. фр. Артык иркен, тартынусыз, тәкәллефсез. Тәзкирә апа, карталар аралаштыра-аралаштыра, фамильяр тон белән: – Әйдә, Сөләйман, – диде. К.Тинчурин. Җәмилә Закировна, шәкертләре белән фамильяр мөнәсәбәтләргә керергә бик үк яратмаса да, Дәүләтшинның теләген хуплады – Ләйлә белән үзе үк таныштырды. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә