ФАМИ’ЛИЯ и. лат. 1) Борынгы Римда гаиләнең хокукый-хуҗалык бердәмлеге (фамилиягә, гаилә әгъзаларыннан тыш, коллар һәм клиентлар да кергән) 2) Тулы исемдә кешенең үз исеме һәм отчествосыннан соң килә торган, ата-баба исеменнән яки кушаматыннан төзелгән нәсел атамасы. Кыска, ачык язылган фамилия белән түгел, номер белән кырык кул куелган. Г.Ибраһимов. Тукаев дигән фамилияне шәкертләрдән берәү дә белмәде. Ә.Фәйзи 3) иск. Гаилә. Нинди граф, нинди князь әллә нинди приказчикларга үзенең фамилия сәгатен биргәнен күргәнең бар? Г.Исхакый |