ФАЛЬШЬ и. лат. 1. 1) муз. Ялгыш башкарылган нота, тонны дөрес алмау. Берәр җырда фальшь сизүгә тузынып чыгып китә торган Илһам Шакиров ахырга кадәр түзеп утыра алыр идемени юкса? Ватаным Татарстан

2) Хата, ялгышлык. Бу гыйльми форумда 20 дән артык тарих, филология фәннәре докторлары, академиклар да катнашты, шуларның ник берсе бу фальшьны кире каксын... аларның барысы өчен дә татар теле монгол теле булып санала икән. Ә.Кәримуллин. --- бу образ, аңга, күңелгә тәэсир итүдән элегрәк, борынга бәрә башлады. Кыскасы, ул шаблонланган әдәби фальшь булып яңгырый. Р.Харис

3) Алдау, ялган, ясалмалык. Егетнең тавышындамы, сүз чыгышындамы, елмаюындамы – нәрсәсендәдер бер ясалмалык, бер фальшь чыкты. Г.Ибраһимов. Ул [Хәсән Туфан] тудырган шигырьләрдә риялылык, фальшь табу мөмкин түгел. Ф.Галимуллин

2. с. мәгъ. Ялгыш, ялган, хата. Сонгый, ягъни ясалма, фальшь акча кебек ялган шигырь бу. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә