ФАЛЬСИФИКА’ЦИЯ и. лат. 1) Ялган, чынбарлыктагыча булмаган, бозып күрсәтелгән эш-хәл, уйдырма. Чөнки элекке большевистик субъектив рухтагы тарихи китапларда аның эшчәнлеге, иҗаты хакында хөкем сөргән тупас фальсификациядән арыныр өчен, моңар хәтле басылып чыккан ике-өч мәкалә генә җитми. М.Госманов. --- фәндә фальсификация юлына басканнар. Ә.Кәримуллин 2) Ялган документлар белән эш итү; сәнгатьтә төп нөсхә урынына аның күчермәсен тәкъдим итү белән бәйле эшчәнлек. Сатуга куелган Рубенс картиналары яхшы эшләнгән фальсификация булып чыкты 3) Баю максаты белән, сату-алу әйберләренең (бигрәк тә азык-төлекнең) составындагы табигый ингредиентларны арзанлырак, сыйфатсызрак ише белән алмаштыру |