ФАЛЧЫ и. Юраучы, күрәзәче, фал ачучы. Бөтенләй аптырап беткәч, чакырды хан багучыны, мөнәҗҗим, фалчыны һәм дә хәким исмен тагучыны. Г.Тукай. Тирә әтрафтагы мәшһүр фалчыларны чакыртып, угрыларны фаш итүләрен сорасам да, алар миңа ярдәм итә алмадылар. Ә.Еники |