ФАЛ II и. гар. 1) Күрәзә, юрау. Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер. Г.Тукай. Кешеләр, бөтен өметләре сүнгәндә дә, фал, юрау, төш кебек сихер хасиятләренә ябышып, чарасызлыктан котылып калырга теләделәр. Г.Гыйльманов

2) Яхшыга яки начарга юралган нәрсә, берәр нәрсәнең билгесе, галәмәте. Эш мондый юнәлеш алса, хәерле фал түгел бу. А.Расих. Әйбәт фалмы, түгелме – район үзәгенә йөрүче пазикка әллә нәрсә булды. З.Фәтхетдинов

Фал ачу Фал китабының теләсә кайсы битен ачып, андагы текстка бәйләп, киләчәкне юрау яки үткәнне әйтү. Язып алган догаларны вә яхуд ачтыгыз сез фал. Г.Тукай. Фал ачканда, гомерләр китабыннан укыдым шундый җөмлә бер бабыннан. Ә.Исхак. Фал карау к. фал ачу. Фал китабы Фал ачып күрәзәлек итү өчен махсус билгеләнгән китап; фалнамә. Фал китапларын, гадәттә, күмәк уеннар вакытында ачканнар. Г.Гыйльманов. Моңа кадәр күрәзәче, им-томчыларга бер тамчы да ышанмаган, уйдырма дип кенә караган ана баласы хакына ул хатынга фал китабын укытып карарга уйлады. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә