ФАКТУ’РА и. лат. махс. 1) Сәнгать әсәрләрендә художество техникасы үзенчәлеге. Рәсемнәрне ул --- һәркайсын җентекләп карый, кайда фактура ачылмаган, кайда шәүлә-күләгә дөрес салынмаган – ике-өч сүз белән генә аңлата. Казан утлары

2) Агач, мәрмәр, тукыма һ.б.ш. материалларның эшкәртелү үзенчәлеге яки өслекләренең төзелеше. Бөтенләй башкача фактурадагы инструмент ясарга кирәк булып чыкты. Казан утлары

3) Җибәрелгән товарның исемлеген, хакын, микъдарын күрсәткән документ, счёт. Аеруча май, чәй-шикәрне бик аз җибәргәннәр, Тутаев, түземен югалтып, базадагы «бюрократларны» сүгеп тә карады, әмма, аңа карап, фактурадагы килограммнар артмады. И.Салахов

4) Йөз, килеш-килбәт, фигура кебек тышкы үзенчәлекләр; типаж. Тышкы фактурасы белән Назлыбикәдән ким түгел. Ю.Әминов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә